ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2022 ел
җомга

23 март көнне Минзәлә районының «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Фольклор иленә сәяхәт» дигән күңелле утырышлар узды. Чараның максаты – рус халык иҗатының жанрлары һәм төрләре турында белемнәрне ныгыту иде.

Шушы көннәрдә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре көндезге төркем белән чираттагы дәрес үткәргәннәр.

Һөнәр сайлау – бик катлаулы, әмма бик мөһим процесс. Бөгелмә районында «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен һөнәри юнәлеш бирүче маршрутлар төзелде. Ел дәвамында балалар шәһәрнең төрле предприятиеләрендә һәм һөнәри уку йортларында була һәм төрле һөнәрләр белән таныша алачаклар.

Кичә, 24 март көнне, Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә педагоглар юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә багышланган тематик чара уздырганнар.

23 март көнне Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәге белгече «Капиталь төзелеш идарәсе» МУП хезмәткәрләре белән очрашу үткәрде.

Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы кысаларында 24 март көнне Түбән Кама «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгенең социаль эш буенча белгече Эльза Сәмигуллина «Минем дустым компьютер» курсыннан дәрес үткәрде. Чара 2 нче социаль участогында узды.

Социаль хезмәт алучылар әдәби әсәрләргә нигезләнгән совет кинолентларына кыскача күзәтү ясадылар. Чара Мәдәният хезмәткәре көненә багышланган иде.

24 март көнне Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Л.З. Хөсәенова Алан авыл җирлегендә консультация көне үткәрде.

«Татар-информ» МА мәйданчыгында 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова катнашында пресс-конференция башлана. Чараның темасы – «2022 елда халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү чаралары турында».

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге бүлегендә социаль хезмәт алучылар белән сөйләм һәм грамоталылыкны үстерү буенча дәресләр оештыралар. Аларны бүлекчә белгече Дарья Кондратьева үткәрә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International