Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге бүлеге карамагындагылар көнкүреш адаптациясе буенча мастер-класста катнаштылар.
«Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге 20 гыйнварда «Яр Чаллы шәһәре ветераннары (пенсионерлары) берләшмәсе» җирле иҗтимагый оешмасы белән мәгълүмати очрашу уздырды.
Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Тәмле хикәяләр» клубы эше алып барыла. Дәресләрдә балалар ризыкларның күптөрлелеге, пешерү технологиясе белән танышалар, тәмле ризыклар әзерләүдә актив катнашалар.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында якынлашып килүче Студентлар көнен билгеләп үттеләр. Социаль хезмәт алучылар арасында бу бәйрәмгә турыдан-туры кагылышлы кешеләр шактый, шуңа күрә аларга чаралар барышында искә алырлык нәрсәләр күп иде. Чараларны хезмәт буенча инструктор Наталья Котова үткәрде.
Социаль-тернәкләндерү чаралары – Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан озак вакыт карау системасына кертелгән өйдә социаль хезмәт алучыларга көндәлек хезмәтләрнең берсе.
Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре менталь тайпылышлары булган гражданнар белән дәресләр үткәрәләр. Социаль участокларның берсендә чираттагы чараны социаль педагог Фәния Гайнетдинова һәм психолог Әлфина Фәхриева үткәрде.
21-27 гыйнварда Татарстан башкаласында Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннары уза. Бердәм уеннар – интеллектлары бозылган кешеләргә җәмгыятьтә тормышка яраклашырга, тулы хокуклы гражданнар булырга ярдәм итә торган яңа формат ярышлары. Чаралар Махсус Олимпиаданың төп бәйрәме атмосферасын саклап калырга һәм катнашучылар өчен горурлык тоярга мөмкинлек бирәчәк.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
19 гыйнварда Тәтеш муниципаль районы администрациясендә район башлыгы Рәмис Сафиуллов катнашында социаль яклау бүлеге һәм социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре коллективларының җыелышы булды.
Яшел Үзәннең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә стационар төркемдә тәрбияләнүчеләр сәнгать иҗатының яңа гадәти булмаган техникасын – тоз белән рәсем ясауны үзләштерәләр.