Татарстанда инвалидларның эш белән тәэмин ителү дәрәҗәсе Россия буенча иң югарылардан. Республикада инвалидларның 31 % эшли, ә ил буенча бу күрсәткеч 24 % тәшкил итә.
2022 елда Россия Федерациясе Хөкүмәте халыкны эшкә урнаштыруна субсидияләү юлы белән хезмәт базарында моңарчы күрелмәгән ярдәм чараларын кертте. «Татэнерго» АҖ Зәй дәүләт район электр станциясе директоры Дмитрий Прохоров сүзләренә караганда, бу чаралар эш урыннарын хезмәт хакы күзлегеннән яхшырак итәргә мөмкинлек бирә.
Март ахырына Татарстан Республикасы башкаласында казанлыларны кабул итү өчен территориаль идарәләр белән бердәм үзәк һәм эш бирүчеләр белән хезмәттәшлек итү өчен фронт-офис булдырылачак. Мәшгульлек үзәге белгечләре гражданнарны Казанда теркәлү урынына бәйсез рәвештә кабул итәчәк.
Бүген Яшел Үзәннең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ярмалар белән уен дәресе уздырылды. Балалар ярмаларның төрләре белән таныштылар, бер ярманы икенчесеннән аерырга өйрәнделәр, ботка пешерү серләрен белделәр.
«Бердәм Россия» партиясе гражданнарга һөнәри юнәлеш бирүдә, өстәмә һөнәри белем бирүдә, эшкә урнашуда һәм карьера үсешендә ярдәм итүгә юнәлдерелгән «Моя карьера с Единой Россией» проектын башлап җибәрде. Проект белән РФ Дәүләт Думасында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе урынбасары Андрей Исаев җитәкчелек итә.
Бу көннәрдә Казанда Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннары уза. Бүген Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре дә бу масштаблы чарада булдылар. Алар флорбол һәм нәфис гимнастика ярышларын карадылар.
Буа районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Демография» милли проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны диспансерлаштыру, профилактик медицина тикшерүләре, вакцинация, планлы госпитализация узу өчен үзәк район хастаханәсенә китерүне дәвам итә. Мондый профилактик чаралар төрле сәламәтлек патологияләрен башлангыч этапта ачыкларга булыша, бу актив озын гомерлелек чорының озынаюына ярдәм итә.
Шушы көннәрдә Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Алия Нигъмәтҗанова «Минем кыйммәтләр» дигән тренинг дәресе үткәргән иде. Анда социаль куркыныч төркеменә керүче 13 балигъ булмаган бала катнашты.
Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында даими рәвештә галотерапия кулланыла, ул иммунитетны күтәрү һәм салкын тию авыруларын кисәтүнең искиткеч ысулы булып тора.
Россия Федерациясенең Иҗтимагый палатасында Ростов өлкәсен азат иткән Бөек Ватан сугышында катнашучыларга багышланган акциянең башлангыч йомгаклары игълан ителде.