ЯҢАЛЫКЛАР


26
гыйнвар, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Югары Ослан районында авыл җирендә яшәүче 65 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны диспансерлаштыру һәм скрининг тикшеренүләре узу өчен медицина оешмаларына илтү эше дәвам итә. 2023 елда 1 200 кешене китерү планлаштырыла.

24 гыйнварда Әгерҗе районы «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр хәрби хезмәткәрләр һәм мобилизацияләнүчеләр өчен балаклавалар тегү оештырдылар. Балаларның кайгыртучан куллары белән башлыклар партиясе ясалды.

23 нче гыйнварда Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә музыкаль чара узды. Ул яңа «Шәхси хикәяләр» проекты кысаларында оештырылган. Иҗади проектның максаты – балаларга һәм аларның ата-аналарына мөмкинлекләре чикләнгән кешенең бәхетле була алуын, үз мөмкинлекләрен һәм сәләтләрен үстерә алуын күрсәтү.

25 гыйнварда Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең көндезге бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар мозаик пластилинография белән таныштылар.


25
гыйнвар, 2023 ел
чәршәмбе

Альтернативалар булуга карамастан, Зәй дәүләт район электр станциясе эш өчен «Россиядә эш» платформасын сайлаган. Шул рәвешле 850 хезмәткәре булган электр энергетикасы өлкәсендәге предприятие үз теләген белдереп кенә калмый, закон таләпләрен дә үти.

Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт белгечләре «Халык уеннары һәм күңел ачулар» дигән чара уздырдылар.

2022 елның 1 сентябреннән Татарстан Республикасы мәшгульлек өлкәсендә хезмәтләрне, «Россиядә эш» Бердәм циффрлы платформа сервисларын кулланып, тулысынча электрон рәвештә күрсәтүгә күчкән пилот төбәкләр рәтенә керде.

Сарман муниципаль районында профсоюз активы конференциясе узды, анда РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре бөтенроссия һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы рәисе Ольга Калашникова катнашты.

Казанда Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннары дәвам итә. 24 гыйнварда Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбәрәкшин бию спорты буенча җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты.

Бүген Казанның Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эш бирүчеләр белән инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннарын квоталауны үзгәртү тәртибе турында киңәшмә узды. Эксперт буларак ТР Хезмәт министрлыгының әйдәп баручы киңәшчесе Алмаз Гайсин чыгыш ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International