Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге «Федераль пассажир компаниясе» акционерлык җәмгыятенең Горький филиалының структур бүлекчәсе – Горький тимер юл агентлыгы катнашында эш бирүче көне үткәрде. Эш эзләүчеләргә билет кассиры вакансиясе тәкъдим ителде.
Лениногорск муниципаль районында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру дәвам итә. 9 гыйнвардан авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны диспансерлаштыру һәм скрининг үткәрү өчен медицина учреждениеләренә илтү яңартылды.
Кичә, 26 гыйнварда, Казандагы «Мега» сәүдә үзәгендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән һәм инвалид кешеләрне эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча бизнес-форум узды. Чарада Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова катнашты.
25 нче гыйнварда Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Лилия Зарифуллина «Холокост корбаннарын искә алу атнасы» күргәзмәсен оештырды.
Тәрбияче Ирина Телицына һәм социаль тернәкләндерү белгече Наталья Иванова җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар буяулар, төсле кәгазьләр, мамык дисклар белән эшлиләр, кер каптыргычлар белән шөгыльләнәләр. Мондый дәресләрнең төп максаты – иҗади потенциалны, уңай мотивацияне, теләсә кайсы яшьтә тормыштан канәгать кала белүне үстерү.
Актив озын гомерлелек олы кеше потенциалын тормышка ашырырга ярдәм итә, бу гомер озынлыгын арттыруга китерә. Актив озын гомерлелек принципларын гамәлгә ашыру «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.
26 гыйнварда Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ярымстационар хезмәт күрсәтү шартларында тернәкләндерү курсы узучы балаларның ата-аналары учреждение белгечләре белән очрашты.
26 гыйнварда Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы һәм психологы «Энергетик» мәдәният сараенда 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән профилактик сәгать үткәрделәр. Дәреснең максаты – яшүсмернең шәхси куркынычсызлыгы проблемасын карау, «хокук бозу», «җинаять» төшенчәләре белән таныштыру.
27 гыйнварда Россиянең хәрби дан көне билгеләп үтелә. Истәлекле дата алдыннан, 26 гыйнварда, Арча муниципаль районының «Шәфкать үзәге» комплекслы үзәгенең көндезге бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен «Блокада. Ленинград. Хәтер» чарасы үткәрделәр.
25 гыйнварда Арча районында «Форпост» активистлары һәм «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Роза Хисамова Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көненә багышланган яшүсмерләр өчен патриотик сәгать үткәрделәр. Чара «Казан арты» тарих-этнография музеенда узды.