Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Радик Исламов, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина, «Доверие–Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Алсу Ризаева блокадалы Ленинградта яшәгән Олы Елга авылыннан Миңниса Шәйхетдинова янына бардылар.
Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Өшегәндә беренче ярдәм» дигән темага чираттагы медицина сәгате узды.
Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Кышкы милли сюжетлар» темасына фотосессия оештырдылар. Балалар портрет төшерергә өйрәнделәр.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә традицион булмаган рәсем ясау техникасы буенча мастер-класс узды. Чара кулларның вак моторикасын, иҗади сәләтне һәм фантазияне үстерүгә юнәлдерелгән иде.
26 гыйнварда Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Екатерина Маланчева инвалид балаларның әти-әниләре белән «Без бергә» дигән программа кысаларында дәрес үткәргән. Чараның максаты – коммуникатив күнекмәләрне, тыңлый белү күнекмәләрен үстерү, шулай ук эмоциональ киеренкелекне бетерү.
Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты шәфкать туташы Любовь Волостнова социаль хезмәт алучылар белән гриппны кисәтү темасына әңгәмә үткәрде.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковның гаиләсенең һәм туганнарының кайгысын уртаклаша.
ТР Министрлар Кабинетының 2011 елның 14 февралендәге 97 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы пенсионерларын шифаханә-курорт дәвалавы белән тәэмин итү тәртибе нигезендә кайбер категория гражданнар ташламалы шартларда юлламалар белән тәэмин ителә.
Ел саен Россиядә 27 гыйнварда Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итү көне билгеләп үтелә. Истәлекле дата хөрмәтенә П.А. Полушкин исемендәге 101нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Казан шәһәренең «Бөек Ватан сугышы Ветераннары – блокадалы Ленинградта яшәүчеләр» иҗтимагый оешмасы вәкилләре өчен чара әзерләделәр.
26 гыйнварда Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннары кысаларында флорбол буенча ярышлар узды. Ярышларда ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Әмир кызы Зарипова да булды.