ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбәрәкшин Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбенең 8-11 сыйныф укучылары өчен Цифр дәресе үткәрде. Дәреснең темасы – «Һава торышын фаразлаучы технологияләр».

Бүген РФ Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Мария Львова-Белова Казан шәһәренең «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә булды.

Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Снежанна Горбунова социаль хезмәт алучылар белән «Социаль контракт: яңа мөмкинлекләр» дигән темага мәгълүмат сәгате оештырды.

Озак вакыт карау системасы кысаларында Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында даими рәвештә Карау мәктәбе дәресләре уздырыла.

30 гыйнварда Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Наталья Белова «Яраткан әкият геройлары» дигән викторина уздырды. Чараның максатлары балаларда әкиятләр турында белемнәр формалаштыру, укуга кызыксыну уяту, күзаллауны киңәйтү иде.

Проектның максаты – өйдә «Ышаныч» үзәгенең социаль хезмәтләрен алучыларга кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтү һәм ярдәм итүгә актив өлкән яшьтәге гражданнарны җәлеп итү.

Әгерҗе районы «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Za наших!» («Безнекеләр өчен!») акциясенә кушылдылар.

2 февральдә Яр Чаллы шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәге биш предприятиенең кадрлар хезмәте вәкилләре катнашында вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсе үткәрәчәк. Чарада катнашалар: «КАМАЗжилбыт» ҖЧҖ, «СЕДАН» фильтрлар заводы» АҖ, «Чаллы водоканалы» ҖЧҖ, «КАМАЗ-Энерго» ҖЧҖ, «Ремдизель» АҖ.

30 гыйнварда Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Киберкуркынычлардан саклану ысуллары» дигән тематик чара узды. Дәрес «Границ.Нет» компьютер грамоталылыгы нигезләре мәктәбе» проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.

Минзәлә районында «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Лилия Исламова «Робототехника» дигән яңа технология кертте. Технология актуаль һәм кирәкле, ул балаларның индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алып эшләнгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International