ЯҢАЛЫКЛАР


2
февраль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында квиллинг буенча мастер-класс уздырганнар. Төсле кәгазь, клей һәм кайчы кулланып, «Иҗат шатлыгы» түгәрәгендә катнашучылар алдан сайланган шаблоннарда татар орнаментларын бизәделәр.

Балаларга патриотик тәрбия бирү, Бөек Ватан сугышы елларында совет солдатларының батырлыгы истәлеген саклау максатыннан 31 гыйнварда Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Марта Камалова һәм «Мәрхәмәтлелек буыны» отряды волонтерлары «Керү коды: Сталинград» дигән акция уздырдылар.

Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре даими рәвештә социаль хезмәткәрләр белән эш планеркалары уздыралар.

1 февральдә Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль хезмәт алучылар мастер-класста катнаштылар. Чара «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында, гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту максатыннан оештырылды.

2 февральдә Россиянең хәрби дан көне билгеләп үтелә. Бу көнне 1943 елда совет гаскәрләренең җиңүе белән Сталинград сугышы тәмамлана.

Россиядә Педагог һәм остаз елы кысаларында Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Инна Нурмиева төрле илләр мәктәпләре буйлап виртуаль сәяхәт оештырды.

Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә балалар йортында тәрбияләнүче балигъ булмаганнар белән Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне һәм Освенцимны азат итү еллыгы уңаеннан чара уздырылды.

Татарстанлылар «Россиядә эш» Бердәм циффрлы платформасы сервисларын һәм мөмкинлекләрен үзләштерүне дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, кирәкле гаризалар бирергә һәм хезмәтләр алуга гаризаларны өйдән чыкмыйча, онлайн-формада калдырырга мөмкин – узган елдан республикада мәшгульлек өлкәсендә хезмәтләр электрон рәвештә күрсәтелә.

1 февральдә Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Альбина Хәбирова тарафыннан «Физик активлык аша акыл эшчәнлеген яхшырту» технологиясе кысаларында индивидуаль дәресләр үткәрелде.


1
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

21-27 гыйнварда Казан Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннарын кабул итте. Әлеге масштаблы чарага Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге дә кушылырга булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International