Г. Тукай тууына 130 тулу уңаеннан Питрәчнең "Шатлык" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында рәсем конкурсы узды.
Чистайның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре дәүләт хезмәтенә 25 ел тулу уңаеннан чаралар уздыра.
Бүген Яр Чаллының өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында янгын чыккан очракта карамактагыларны эвакуацияләү буенча күнекмәләр узды.
12 нче апрель көнне Казанның Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе уздырылачак. Әлеге чарада районның предприятие һәм оешма вәкилләре катнашыр дип көтелә.
Бүген Теләченең “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре, социаль ярдәм алучылар арасында күрсәтелгән ярдәмнең сыйфатын билгеләү максатыннан, анкеталы сораштыру үткәрде.
30 нчы марттан алып 5 нче апрельга кадәр вакыт аралыгында республикада иң күп эштән китүчеләр эшкәртү сәнәгате өлкәсендә.
Бүгенге көндә республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 18456 эшсез кеше теркәлгән.
"Язгы игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы" #ИГЕЛЕКЛЕТАТАРСТАН республика акциясе кысаларында Мамадышның "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә банк компаниясе менеджеры Гөлнара Миникаева белән мәгълүмати-консультатив очрашу узды.
Кичә Бөгелмәнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнар һәм һөнәри укыту узганнар өчен эш тәкъдим итүчеләр көне оештырылды.
Бүген Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында наркология диспансеры белгече Сергей Рогожников наркомания темасына лекция-әңгәмә үткәрде.