Кичә Сабаның "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Галина Гордеева җитәкчелегендә "Сугыш утына күмелгән җыр" музыкаль бәйгесе үтте.
11 апрельдә Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында "Икенче бөтендөнья сугышы фаҗигасы " дип исемләнгән тематик чара узды.
Шушы көннәрдә Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында танып белү дәресе узды. Ул дөрес туклануга юнәлтелгән иде.
“Язгы игелек атнасы – изге эшләр эстафетасы #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН хәйрия акциясе кысаларында 16 нчы апрельдан 6 нчы майга кадәр Биектауның “Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәткәр катнашында чаралар узачак.
Бүген Балтачның “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлеге карамагынадыгылар өчен Кече Лызи мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашында хәйрия концерты узды.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсе органнары, җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым органнары белән хезмәттәшлектә хезмәткәрләрнең хокукларын саклау аларга вакытында һәм тулысынча хезмәт хакы түләү буенча эшчәнлеге дәвам итә.
Шушы көннәрдә Балтачның «Наз» социаль-тернәкләндерү бүлегендә тернәкләнү узучы мөмкинлекләре чикле кешеләре һәм пенсионерлар «Социаль туризм» программасы буенча “Саба урман хуҗалыгы тарихы” музеенда булып кайтты.
Бүген "Яшьләргә патриотик тәрбия бирү" программасын тормышка ашыру кысаларында Түбән Каманың “Веста” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Лилия Курбатова "Маршал Василевский" тарих сәгате үткәрде. Биредә 12 бала катнашты.
Иртәгә 11.00дә "Татар-информ"да "Бөтендөнья хезмәтне саклау көне алдыннан республикада үткәрелүче эшләрне оештыру турында" дигән темага матбугат конференциясе була.
Иртәгә Бөгелмәнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.