Кичә Теләченең "Родник" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы балигъ булмаган балалар эшләре буенча инспектор белән 9 нчы сыйныф укучылары өчен очрашу үткәрде.
Кичә Лениногорскның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.
Мамадышның "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә төрле авыруларны профилактикалау максаты белән даими рәвештә лекцияләр һәм әңгәмәләр уза.
Статистик мәгълүматларга караганда, 12 нче апрельгә республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 18516 эшсез кеше теркәлгән. Бу сан узган атнага караганда 60 кешегә артыграк. Эшсезлек дәрәҗәсе исә 0,9% күрсәткечендә саклана.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы күзәтүенә караганда, 6 нче апрельдән алып 12 нче апрельгә чаклы булган хисап атнасында эшсез дип танылганнар арасыннан 187 кеше эшкәртүче җитештерү тармагына караган эшеннән азат ителгән. Моңа охшаш хәл икътисадый эшчәнлекнең башка төрләрендә дә очрый. Мисал өчен, күмәртәләп һәм берәмләп сәүдә итү тармагында 113 кеше эшсез дип билгеләнгән.
Менделеевскның "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячеләре Светлана Биктимирова һәм Рамиль Загретдинов космонавтика көненә багышланган танып белү дәресе үткәрде.
Статистик мәгълүматларга караганда, 12 нче апрельгә Яр Чаллыда узган хисап атнасы барышында теркәлгән эшсезләр саны 25 кешегә кимеп, 2795 не тәшкил итә.
Шушы көннәрдә Буаның "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре социаль паспортларын актуальләштерү максатыннан Бөек Ватан сугышы ветераннары янында булып кайтты.
Бүген Бөгелмәнең “Ялкын” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүче балалар өчен янгын сүндерү бүлегенә экскурсия оештырылды.
Кичә Зәйнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре чираттагы һөнәри юнәлеш бирүче чара үткәрделәр. Узекнең кучмә офисы махсус коррекцион мәктәптә булып кайтты.