ЯҢАЛЫКЛАР


27
июль, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген Баулының  "Шәфкать" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре шәһәр паркында  рус әкиятләре буенча уен–бәйрәм оештырды. 

Балтачның "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлеге карамагындагылар арасында шашка уены буенча турнир оештырылды. 

Иртәгә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында пресс-конференция узачак. Биредә Татарстан Республикасында хезмәт базарында киеренкелекне киметүгә юнәлтелгән чаралар турында сүз барачак. 

Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында "Мәрхәмәтлек утравы" проекты кысаларында "Түтәлдән витаминнар" акциясе узды. 

Бүген Яр Чаллының "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы социаль хезмәткәрләр өчен электрны дөрес куллануга багышланган лекция үткәрде.

26нчы июль көненә республиканың халыкның эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 15294 эшсез кеше теркәлгән.

20 июльдән алып, 26 июльгә кадәр вакыт аралыгында республикада иң күп эштән китүче 94 кеше моңа кадәр  азлап һәм күпләп сату өлкәсендә эшләгән. 

2016 нчы елның 26нчы июль көненә Яр Чаллының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 1940 эшсез кеше теркәлгән.

Яр Чаллының "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә террорчылыкка каршы куркынычсызлыны тәэмин итү максатында гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча инструктор тарафыннан даими рәвештә инструктажлар үткәрелеп тора. 

Лаешның "Алтын көз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре яңа банкнотларында сурәтләү өчен рәсәй символлары өчен тавыш бирү хакында аңлату эшләре үткәрде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International