ЯҢАЛЫКЛАР


1
август, 2016 ел
дүшәмбе

Шушы көннәрдә Биектауның "Өмет" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче ата-аналар өчен дәрес үткәрелде.

Шушы көннәрдә Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты каршындагы "Алтын яшь"  отряды волонтерлары ел дәвамында башкарган эшләренә йомгак ясады һәм киләчәккә планнар төзеде.


29
июль, 2016 ел
җомга

Эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру программасы кысаларында Норлатның халыкны эш  белән тәэмин итү үзәге белгечләре Норлатның аграр техникумы белгечләре белән берлектә "Минем киләчәгем үз кулымда" чарасын үткәрде.

"Маяк" һөнәри юнәлеш бирүче проект кысаларында Алабуганың  халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырды.

Норлатның "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ике елга якын хәмер кулланучы әниләр өчен "Ачык йөрәк" клубы эшләп килә.

Шушы көннәрдә Биектауның "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен чара үткәрделәр.


28
июль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Хезмәт базарында иң кирәкле һөнәрләрне ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган  конференциядә атады. 

 

Хезмәт базарындагы киеренкелекне булдырмау һәм халыкның керемен тәэмин итү максатыннан чыгып, “2016 елга халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә киеренкелекне киметүгә юнәлтелгән өстәмә чараларны гамәлгә ашыру” турында республикада дәүләт программасы кабул ителде.

 

Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, чит илләр хезмәткәрләрен җәлеп итү буенча Республика ведомствоара комиссиясе эшчәнлеге барышында Татарстан предприятиеләре хезмәт хакы бурычларын кайтаруны дәвам итә. 

Татарстанда эшсез рәвешендә рәсми теркәлгән һәр кешегә 2гә якын вакансия туры килә. Бу хакта бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган пресс-конференциядә сөйләде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International