ЯҢАЛЫКЛАР


4
август, 2016 ел
пәнҗешәмбе

“Татарстан командасы” социаль проекты кысаларында Баулының “Радость” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тенәкләндерү үзәге хезмәткәрле үзләренең гаилә әгъзалары белән “Сәламәтлек километры” акциясендә катнаштылар.

 

Шушы көннәрдә Бөгелмәнең “Возрождение” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә кызыклы, көтелмәгән флеш-моб үткәрелде. Чараның оештыручысы – социаль челтәрдәге “Әниләр” төркеме администраторы.

Кичә Чистайның “Юлдаш” өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагы өлкәннәр Татарстан Республикасы территориясендә яшәгән якташлары һәм туганнарында кунакта булып кайтты. Әлеге чара ел саен уздырыла торган “Тугак Як” акциясе кысаларында үткәрелде.

Бүген Баулының "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре кәгазь салфеткалардан рәсем-аппликация ясау буенча мастер-класс оештырдылар.

Бүген Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты психологы Әлфия Фәхриева XXXI җәйге Олимпия уеннарын ачу тантанасында багышланган чара оештырды.

Кичә Зәйнең “Шатлык” халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгендә ТР бала хокукын саклау вәкиле Гүзәл Удачина һәм балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча Республика комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина булдылар.

Социаль туризм технологиясе кысаларында Әлкинең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр Бөек Ватан сугышына багышланган тарих музеенда булып кайтты.

 


3
август, 2016 ел
чәршәмбе

"Көчләүләрсез балачак" дип исемләнгән Республика программасы кысаларында Түбән Каманың "Веста"  гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Наталья Емельянова чара оештырды. Әлеге чарада социаль яраклашуга мохтаҗ булган 8-10 яшлек бала катнашты. 

“Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында”гы Татарстан законы буенча 30 август эш көне булмаган бәйрәм көне булып санала. Ул көнне Республика көне билгеләп үтелә. Бу хакта Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аксубай районының "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль-тернәкләндерү бүлеге белгечләре авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә социаль хезмәтләр алучылар өчен сәфәр оештырды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International