Статистика мәгълүматларына караганда, Татарстанда өч, дүрт яки биш бала тәрбияләүче гаиләләр саны арта. Шуңа күрә Бөгелмәнең “Салават күпере” халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгендә гаилә әһәмиятен саклау һәм камилләштерүгә массакүләм мәгълүмат чаралары аша пропагандалауга мөһим урын бирелә. Белгечләр авыр хәлдә калган гаиләләрне ачыклау, ата-аналар белән аңлату эшләре алып баруга күп көч куя.
Бөгелмәнең “Ялкын” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "ТатГрад" футбол командасы булып китте. Лига катнашучылары приютта тәрбияләнүчеләр белән дусларча футбол уйнады.
Питрәчнең «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе “Су Патшасы” бәйрәмен үткәреп җибәрде. Чарада 7 яшькәчә балалар катнашты. Бәйрәм барышында “Кашык белән су алып килү”, “Савытта дулкын чәчрәтү”, “Кем губка белән күбрәк су алып килә” кебек су уеннары үткәрелде.
2016 елда Биектауның "Өмет" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге тарафыннан эшләнгән “Адым артыннан адым” социаль проекты коммерцияле булмаган оешмалар өчен республика Министрлар Кабинеты грантларын алу конкурсында җиңү яулады.
Шушы көннәрдә Яр Чаллының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан оештырылган курслар тәмамланды. 19 эшсез граждан диплом эшләрен уңышлы яклады һәм йомгаклау имтиханын тапшырды.
Кичә Бөгелмәнең “Салават купере” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә хәйрия акциясе оештырылды. Аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар һәм яшүсмерләр өчен фәнни-гыйльми фильм күрсәтелде һәм аквагримм буенча мастер-класс уздырылды.
Аксубайның "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль-тернәкләндерү бүлеге карамагындагы 16 граждан Яңа Баланда авылында урнашкан "Палан" чишмәсенә сәфәр кылып кайтты.
Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, чит илләр хезмәткәрләрен җәлеп итү буенча Республика ведомствоара комиссиясе эшчәнлеге барышында Казан предприятиесе хезмәт хакы бурычларын кайтарды.
Бүген Түбән Каманың халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан пенсия яше һәм пенсия яшенә җитмәгән өлкәннәр өчен вакансияләр ярминкәсе үткәрелде. Эш эзләүчеләргә үзләренең буш эш урыннарын 11 предприятие вәкилләре тәкъдим итте.
Яңа акчалата банкнот символлары өчен тавыш бирүнең икенче этабы уңаеннан Яр Чаллының “Ышаныч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә тагын бер акция үткәрелде.