ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Үз эшчәнлеген авыл хуҗалыгы өлкәсендә җәелдергән Чистайның "Җүкәтау" ҖЧҖ 96  хезмәткәренә 1600,0 мең сумлык өлешчә әҗәтен түләде.

"Бергә булдырабыз" республика проектын тормышка ашыру уңаеннан Минзәлә "Умырзая" тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар модульле оригами белән шөгыльләнә. 

"Бергә булдырабыз" республика проекты уңаеннан Бөгелмәнең "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә Халыкара Әниләр көненә багышланган тантаналы чара узды.

Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә "КАМАЗ" мәдәният йортының Горбунов исемендәге рус халык хорының Әниләр көненә багышланган концерты булып узды.

Менделеевск "Өмет яры" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре  "Дөрес яки ялган..." дигән сорау-сораштыру уздырды.

Илебездә күпсанлы бәйрәмнәр арасында Әниләр көне аерым урын алып тора, гәрчә 1998 елда гына барлыкка килгән булса да. Ул ел саен ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә.  Бу көнне барлык әниләргә дә рәхмәт сүзләре яңгырый.

"Без бергә” проекты уңаеннан  Арча  “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгенә йөреп дәвананучы балалар укучылар сарае каршында эшләп килүче “Робототехника” түгәрәгендә булды.

23 ноябрьдә Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә барлык теләүчеләр, шул исәптән инвалидлар өчен вакансияләр ярминкәсе узды.

2018 елның 23 ноябренә Татарстанда беренче бала тапкан 1 631  яшь ана һәм өченче баласы туган 317  хатын-кыз яңа түләүләр сорап мөрәҗәгать итте.

Янгын күзәтчелеге  һәм профилактик эшчәнлек бүлегенең өлкән инспекторы Дамир Вильданов Лениногорск шәһәренең мәшгульлек үзәге хезмәткәрләренә янгын-техник минимумы буенча янгын куркынычсызлыгы чаралары укытулар уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International