28 ноябрь көнне күчмә үзәк ярдәмендә Лениногорск шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече "БИНК" уку үзәге психологы белән берлектә Иске Писмән төп гомуми белем бирү мәктәбендә 8-9 нчы сыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирү буенча күчмә чара уздырды.
29 нчы ноябрь көнне Н.Галләмов исемендәге республика махсус гомуми белем бирү мәктәбендә профориентация "Кем булырга? Син сайла!" проектының йомгак этабы узды. "Мин һәм минем һөнәрем" дә үз проектларын социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче яшүсмерләр яклаячак.
"ЮмартСишәмбе" хәйрия кампаниясен үстерү буенча, Яр Чаллының "Асылташ" приюты балалары педагог-психолог С.Нуриева, тәрбияче О.Кабачек һәм логопед Ю.Житкова җитәкчелегендә "Теплая лапа Ирбиса" этләр приютында булды.
2018 елның 29 ноябрендә Казан Кремлендә Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалы базасында төрле чаралар үткәрү планлаштырыла.
Кеше һәм граждан хокукларының үтәлеше уңаеннан Татарстанда дәүләт органнары җитәкчеләре белән уртак кабул итү практикасы дәвам итә.
2018 нче елның 27 ноябренә республикада 9 855 кеше рәсми рәвештә эшсез дип теркәлгән, бу узган хисап датасына караганда 38 кешегә күбрәк. Татарстанда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,48 % тәшкил итә.
Соңгы мәгълүматлар буенча Чистайда 231 кеше рәсми рәвештә эшсез дип теркәлгән, бу узган хисап датасына караганда 42 кешегә кимрәк.
5 декабрь көнне Түбән Кама мәшгульлек үзәгендә (каб. № 222) инвалидлар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.
Яр Чаллы “Кояшкай” үзәгендәгеләр "Бергә булдырабыз” проектын, "Юморт сишәмбе" кампаниясен тормышка ашыру уңаеннан 27 ноябрьдә Әкиятләр иленә сәяхәт итте.
29 нчы ноябрь көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында Иҗтимагый советның йомгаклау утырышы узачак, аның барышында ведомство өчен 2019 елга үсеш күрсәткечләре белән 5-7 өстенлекле максат билгеләнә.