Алма күп кешеләрнең көндәлек рационына керә, ул витаминнар чыганагы гына түгел, ә бик тәмле җиләк-җимеш тә.
Җылыту сезоны башлану белән торак биналарда янгын чыгу куркынычы арта. Шуның белән бәйле рәвештә Биектау муниципаль районында даими рәвештә "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре һәм янгын-коткару гарнизоны хезмәткәрләре имин булмаган һәм күп балалы гаиләләргә профилактик рейдлар үткәрә.
Узган сишәмбедә, 27 ноябрьдә #ЮмартСишәмбе хәйриячелекне үстерү буенча Бөтенроссия иҗтимагый инициативасы кысаларында Чистай "Юлдаш" картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан яшь инвалидлар бассейнда булды.
27 нче ноябре көнне Түбән Каманың "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә "Татарстан тормыш яклы" дип исемләнгән балалар тууга ярдәм итү буенча төбәк программасы тәкъдим ителде. Әлеге программаны тормышка ашыру төбәктә демографик вәзгыятьне яхшырту, абортларны һәм социаль ятимлекне профилактикалау максатларында президент грантлары фонды ярдәмендә “Умиление” гаиләне, аналарны һәм балаларны яклау үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.
#ЮмартСишәмбе акция уңаеннан Бөгелмәнең "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә Рәхмәт көне узды.
2018 елның 5 декабрендә көндезге сәгать 10да Зәй шәһәре мәшгульлек үзәге дәүләт казна учреждениесендә сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен вакансияләр ярминкәсе оештырылачак.
Арчадагы ”Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр ”Бергә булдырабыз” республика проектын тормышка ашыру һәм #ЮмартСишәмбе уңаеннан Арча гуманитор - техник көллиятендә булды.
Яр Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча белгеч Зәмфирә Суфьянова топиарий техникасы белән “Яңа ел чыршысы” ясау буенча мастер-класс үткәрде.
28 ноябрьдә Нурлат шәһәренең халык мәшгүльлек үзәге белгечләре “ТАТМЕДИА” АҖ “Нурлат –информ” филиалы каршындагы “Журфак” проектында катнашучылар өчен экскурсия уткәрде. Аның төп максаты – балаларны халык мәшгүльлек хезмәте эше белән таныштыру.
Узган айда Казандагы "Апрель" үзәгендә укулар узды, шулай ук 10нан артык белгеч төрле конференцияләр һәм мастер-классларда катнашты.