ЯҢАЛЫКЛАР


7
июнь, 2019 ел
җомга

Яр Чаллы "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә табиб-терапевт Галина Дилмөхәммәтова “Дару препаратларын кабул итү кагыйдәләре. Антибиотиклар, супербактерияләр белән көрәш” дигән темага әнгәмә үткәрде.

Питрәч муниципаль районы “Шатлык” социаль приютында балигъ булмаган балаларны туган гаиләсенә кайтару, авыр тормыш хәлендәге балалар өчен гаиләне саклап калу максатыннан гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекләре белән тыгыз эш алып барыла.

Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова "Татарстан" дәүләт телерадиокомпаниясенә интервью бирде. Ул "Демография" һәм "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү" илкүләм проектларын гамәлгә ашыру турында сөйләде.

6 июнь көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында тәрбияләнүчеләр ТР Дәүләт Советының "Мәрхәмәт-Милосердие " хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең инклюзив иҗади хәйрия проектында катнашты.

6 нчы июньдә Бөгелмә "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә "Җәйге туган көн" социаль-мәдәни бәйрәм оештырылды.

6нчы июньдә А.Пушкинның туган көне  билгеләп үтелә. Әлеге уңайдан Әгерҗе районы "Наз" социаль  приютында тәрбияләнүчеләр тәрбиячеләре Эмилия Сөләйманова һәм Лидия Ефимова җитәкчелегендә   “Пушкин көне “ проекты әзер иде.
 

Казан "Здравушка" тернәкләндерү үзәгенә башкаланың экология-биология үзәге "Радуга" балалар экология театры килде.

6 июньдә бөтен ил Пушкин көнен билгеләп үтә. Бу көнне Кукмара муниципаль районындагы “Шәфкать”мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге балалары өчен балалар китапханәсендә "Әкият артыннан әкият" дип исемләнгән әдәби викторина үткәрелде.

Хөрмәтле социаль яклау хезмәткәрләре һәм тармак ветераннары!

Сезне чын күңелдән Социаль хезмәткәр көне белән котлыйм!

Физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү кеше сәламәтлеге өчен мөһим. Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында медицина һәм социаль-медицина реабилитациясе кысаларында өлкәннәрнең сәламәтлек торышын күзәтү, санитар-агарту эшләре алып барыла, дәвалау физкультурасы үткәрелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International