20 июльдә Сабада «Бердәм Россия» белән минем карьерам» проектының Иҗтимагый советының күчмә утырышы узды. Федераль партия проекты активы «Saba Balahoner» һөнәрләр шәһәре» Саба муниципаль районының һөнәри юнәлеш бирү проекты белән танышты.
21 июльдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өчьяклы республика комиссиясе каршындагы Хезмәт өчен түләү, халыкның керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсе буенча координация советы утырышын уздырды. Чара видеоконференция форматында узды.
Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Сабантуй уздырдылар. Бәйрәмгә Гади Чаллы авылы мәдәният йортыннан үзешчән халык коллективын чакырдылар – «көмеш» волонтерлар бәйрәмнәрне оештыруда һәрвакыт ярдәм итәләр.
Сентябрьдә республикада психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йортлар карамагындагылар арасында «Талантлар салават күпере» конкурс-фестивале узачак.
Мамадыш муниципаль районында «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлекчәсе карамагындагылар эстетик зәвыкны үстерүгә юнәлдерелгән мастер-класста катнаштылар.
2023 елның 9 июненнән 23 июленә кадәр «Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча республика ресурс үзәге» автоном коммерциячел булмаган оешмасы тарафыннан гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы грантларын бирү конкурсында катнашуга гаризалар кабул ителә.
Коррекция-үсеш дәресләрендә Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе хезмәт алучылары зур күләмле үсеш модульләреннән, уен җиһазларыннан файдалана ала.
20 июльдә Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре көндезге төркемдә социаль хезмәтләр алучылар белән чираттагы дәресләр үткәрделәр.
Социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыручы коммерциячел булмаган оешмалар өчен гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы грантлары бирү конкурсы игълан ителде.
20 июльдә Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Ффизик активлык аша акыл эшчәнлеген яхшырту» технологиясе кысаларында дәресләр узды. Технология инфаркт, инсульт һәм операцияләрдән соң вак моториканы торгызу, шулай ук кул хәрәкәтләрен эшкәртү аша тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән.