Арчаның мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Бердәмлек һәм террорга каршы көрәш көненә багышлап төрле чаралар үткәрелде. Чара барышында “Без бер планета балалары” һәм асфальтта “Бөтен җир шары балалары дуслыгы” дигән темага рәсем конкурсы үткәрелде.
Үзәктә эшләүче белгечләр түгәрәк өстәл артында Бесланда булган һәлакәт турында балалар белән әңгәмә уздырды, һәрбер бала терроризмга үз фикерен җиткерде. Соңыннан һәлак булганнар истәлегенә шәмнәр яндырылды. Чараны йомгаклау итеп балалар Җину паркында яңадан Бесландагы һәлакәтне искә алды һәм күккә ак шарлар очырды.
Үзәк белгечләре әйтүенчә, мондый чаралар балаларга патриотик тәрбия бирә, экстремизм һәм терроризмга каршы торырга өйрәтә.