Арча районының “Исток надежды” үзәгендә тәрбияләнүчеләр террористик янаулар килеп чыккан очракларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән танышты

2016 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

Терроризмга каршы көрәш көненә багышланган чаралар кысаларында, Арча районының «Исток надежды» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшьүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр җиңү паркы территориясендә “Халык уеннары” дип исемләнгән спорт һәм күңел ачу чарасында катнашты.

Оештыручылар сүзләренә караганда, төрле уеннар, балаларның шәхси катнашулары нигездә уңай хисләр генә калдырды.

Шулай ук, үзәк белгечләре террористик янаулар килеп чыккан очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән якыннан таныштыру өчен, Арча үзәк китапханәсенә экскурсия оештырды. Биредә балалар “Дөньяда төрле кагыйдәләр бар, аны һәр бала белергә тиеш” күргәзмәсе белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International