Балык Бистәсе районы социаль яклау бүлеге, "Доверие-Ышаныч" матди ярдәм курсәтү үзәге хезмәткәрләре күңел ачу мәйданчыгы әзерләде.
Балтач районының “Наз” халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре "Волонтер" үзәге белән берлектә «Республика тасмасы» социаль акциясы уздырды.
"Здравушка" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Казан шәһәренә багышланган бәйрәм үткәрелде. Чарада катнашучылар үзләренең шәһәрләре турында шигырьләр сөйләде, уеннар уйнады, татар һәм рус композиторларының җырларын башкарды.
Шулай ук Бөгелмә шәһәренең «Возрождение» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә үзенчәлекле чара узды. Бәйрәм барышында балалар ил, республика һәм шәһәребезнең символикасы белән танышты. Моннан тыш, балалар виртуаль рәвештә шәһәрнең төрле почмакларында булды, аның истәлекле урыннарын искә алды.
Алабуганың "Новый дом" социаль приюты тәрбияләнүчеләре дә «Республика тасмасы» акциясендә катнашты. Биредә балалар тасмалар таратып, шәһәр халкын бәйрәм белән котлады.