Бөгелмәнең «Возрождение» үзәгендә гадәттән тыш хәлләрдә үзеңне тоту турында лекция узды

2016 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

Бөгелмәнең "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшьүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Бөгелмә муниципаль районы гадәттән тыш хәлләр министрлыгы әйдәп баручы белгече Сергей Шаламов булып китте.

Кунак тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләрен һәм хезмәткәрләрне гадәттән тыш хәлләрдә үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды,  төрле мультфильмнар күрсәтте. Очрашуның азагында хезмәткәрләр һәм үзәк кунаклары эвакуация буенча мәгълүмат алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International