Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне алдыннан Казанның "Апрель" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә берничә чара узды.
Әйтик, учреждениедә "Без терроризмга каршы" стена газетасы чыгарылды, шулай ук "Кечкенә фәрештәләр" фильмын карау һәм фикер алышу оештырылды.
Чарада 20 педагог һәм учреждениедә тәрбияләнүче 35 бала катнашты.