Бүген Теләче муниципаль районының утырышлар залында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Марат Гафаров Министрлык карамагындагы учреждениеләрнең хезмәт коллективы белән очрашу үткәрде.
Очрашудан соң министр урынбасары социаль мәсьәләләр буенча район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары белән берлектә “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә булды.