Терроризм белән көрәшкә каршы чара Минзәләдә узды

2016 елның 31 августы, чәршәмбе

Бүген Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында терроризм һәм экстремизмга каршы лекция үтте.

Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган  әлеге профилактик лекцияне полиция хезмәткәре, сержант Ильшат Курбанов укыды. Ул терроризм һәм экстремизмның  җәмгыятькә нәрсә белән янаганын, мондый ситуацияләрдә үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлатты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International