Статистик мәгълүматларга караганда, 2016нчы елның 30 нчы август көненә республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 14 760 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 22 кешегә кимрәк. Шулай итеп, эшсезлек дәрәҗәсе 0,72% күрсәткечендә саклана.
Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 34 078гә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 2 260 эш урыны ачык дип белдергән.
Хисап атнасы барышында исә 548 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 272се хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 40 граждан оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.