Зәй районының җитәкчелеге халыкны социаль яклау бүлеге һәм яшьләр эшләре буенча идарә белән берлектә мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен социаль-анимацион чара оештырды.
Чара "Дөньяны күрергә өйрәнәм" проекты кысаларында үтте. Биредә балалар өчен хәрәкәтчән уеннар һәм конкурслар әзерләнгән иде.