Норлатның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре "Бинк" социаль-эшлекле клубы белгечләре белән берлектә эшсез гражданнарны социаль яраклаштыру буенча чара үткәрде.
Чараның максаты эшсез гражданнарны мөстәкыйль эш эзләү күнекмәләренә өйрәтүгә, шул исәптән, резюме төзергә, эш бирүче белән эшлекле сөйләшү уздырырга, үз-үзеңне презентацияләүгә, һәм аларда хезмәткә кызыксыну уятуга юнәлтелгән иде.