Балык Бистәсенең "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре "Изгелек кыл" волонтерлык оешмасы белән берлектә "Акчарлак" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен хәйрия чарасы оештырды.
Биредә балалар квест уенында катнашты, "Ышаныч" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге оештырган концерт программасы карады.
Бәйрәм ахырында волонтерлар тәрбияләнүчеләргә татлы бүләкләр тапшырды.