24 нче август көнне Зәйнең "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова министрлык карамагындагы учреждениеләрнең хезмәт коллективлары белән очрашу уздырды.
Очрашу барышында Татарстан Республикасының төрле тармаклар үсешенә кагылышлы сораулар буенча фикер алышу узды.