“Иртәбез бишлегә” акциясе Баулының “Шатлык” үзәгендә узды

2016 елның 8 августы, дүшәмбе

Баулы шәһәрендә урнашкан “Шатлык” мөмкинлекләре чикле балаларны тернәкләндерү үзәгендә җәйге“Шатлык шәһәре” интегратив сәләмәтләндерү лагерендә “Татарстан камандасы “ социаль проекты кысаларында оештырылган “Иртәбез  бишлегә” акциясе – иртәнге гимнастика белән башланып китте.

Бу чараның максаты булып балаларда сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, көн саен иртә белән дәртле музыка астында саф һавада физик күнегүләр әшләүгә өндәү иде.

Чарада катнашучыларның барасыда яхшы кәеф белән бик теләп барлык күнегүләрне дә башкардылар. Өлкәннәр дә, балалар да көне буена җитәрлек энергия туплады.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International