Кичә Бөгелмәнең “Салават купере” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә хәйрия акциясе оештырылды. Аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар һәм яшүсмерләр өчен фәнни-гыйльми фильм күрсәтелде һәм аквагримм буенча мастер-класс уздырылды.
Белгечләр сүзләрен караганда, фәнни фильмнар күз күремен үстерә, яңа мәгълүмат тупларга ярдәм итә. Билгеләп үтәргә кирәк, мондый бала үсешенә юнәлгән чаралар үзәктә даими үткәрелеп тора.