Бүген Баулының "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре кәгазь салфеткалардан рәсем-аппликация ясау буенча мастер-класс оештырдылар.
Белгечләр сүзләренә караганда, командалап иҗат процессында катнашу балаларның кәефен күтәрә. Шулай ук әлеге техника вак моториканы үстерергә, иҗади фикерләүгә ярдәм итә.