Шушы көннәрдә Бөгелмәнең “Возрождение” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә кызыклы, көтелмәгән флеш-моб үткәрелде. Чараның оештыручысы – социаль челтәрдәге “Әниләр” төркеме администраторы.
Флеш-моб вакытында җыелган акча инвалид балаларга спорт, үстерүче уеннар алуга тотылды. Тамашачылар өчен, исә, махсус концерт программмасы әзерләнгән иде.