Минзәләгә кунакка элеккеге диңгезчеләр килеп төште

2016 елның 2 августы, сишәмбе

Шушы көннәрдә хәрби-диңгез флотында хезмәт итүчеләр Минзәләнең “Тургай” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында булып кайттылар.

Кунаклар Андреевка флагы белән бизәлгән машинада килеп төштеләр. Балаларга күчтәнәчләр тапшырдылар, сау-сәламәт, тәрбияле, Ватанны саклаучылар булып үсүләрен теләделәр.

Приютта тәрбияләнүче балалар, учреждение хезмәткәрләре, үз чиратында, кунакларны хәрби-диңгез флоты көне белән тәбрикләде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International