Мамадышның “Забота” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә тернәкләндерү процессының күп өлеше сәламәтләндерү чараларына бирелә.
Шулай итеп, бүген үзәк карамагындагы өлкәннәр ипподром стадионында ГТО нормаларын тапшырды. Хатын-кызлар 3 төркемгә бүленеп сынаулар узды: 1 төркем – 50-59 яшь, 2 төркем – 60-69 яшькә кадәр, 3 төркем – 70 яшь һәм аннан өлкәнрәк.
Комиссия тренер Вәсимә Имамова, үзәкнең бүлек җитәкчесе Наталья Кекишева составында өлкән яшьтәгеләрнең тырышлыкларны югары бәяләде.