"Веста" үзәгендә балаларның тәрбиясезлеген кисәтү максатынна чара үткәрелде

2016 елның 2 августы, сишәмбе

Балигъ булмаганнарның тәрбиясезлеген кисәтү кысаларында Түбән Каманың “Веста” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгече "Дуслык – иң мөһим могҗиза!" исеме астында чара үткәрде. Биредә 10-11 яшьлек тәрбияләнүчеләр катнашты.

Чара “Дуслык нидән башлана?”, “Кем белән дуслашырга ярый?”, “Дусларсыз яшәп буламы?” сорауларына җавап бирү белән башланып китте. Һәр бала дуслык хакында үз фикерен җиткерде.

Соңыннан педагог коллективны берләштерү максаты белән “Тылсымлы урын” уенын үткәрде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International