Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең психологы үзәк карамагындагы балалар өчен “Синең кәеф” дигән чара үткәрде.
Чараның максаты тормышка карата позитив караш тәрбияләүдән гайбарәт.
Балалар дәрес барышында кәеф нәрсәгә бәйле, ничек көн дәвамында күтәренке рухны саклап калырга, кебек сорауларга җаваплар эзләде.