Психик үсеше тоткарланган балалар өчен Буаның "Гармония" үзәгендә курчак театры оештырылды

2016 елның 2 августы, сишәмбе

Шушы көннәрдә Буаның "Гармония" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә курчак театры оештырылды.

Курчак театры – балаларның иң яратып карый торган тамашасы. Мондый  күренеш үзенең яктылыгы, гадәти булмавы белән балаларны үзенә тартып тора. "Гармония" үзәге   хезмәткәрләре “Преодоление” клубы әгъзаларын мавыктыргыч, гадәти булмаган курчак “дөньясына” алып керделәр.

Балалар тамашачы гына түгел, ә актерлар  роленә дә керделәр. Алар шулай ук персонажларның сорауларына җавап таптылар, киңәшләрен  биреп, куркыныч килүне кисәттеләр. Спектакль  ахырында  балалар персонажларның бары тик уңай сыйфатларын гына тормышта кулланырга сүз бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International