Эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру буенча республика программасы кысаларында Норлатның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Аграр техникум белгечләре белән берлектә "Минем киләчәгем үз кулымда" чарасын үткәрде. Биредә сәламәтләндерү лагерьларында ял итүче төрле яшьтәге балалар катнашты.
Чараның максаты - балигъ булмаганнарның һөнәрләр дөньясы турында белемнәрен тирәнәйтү, эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру, яшьләргә булачак һөнәрләрен сайларга булышу.