Бөгелмәнең "Салават күпере" үзәгендә файдалы тренинг үткәрелде

2016 елның 28 июле, пәнҗешәмбе

Бөгелмәнең "Салават күпере" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә карамакта торучы яшүсмерләр өчен "Минем киләчәгем минем кулымда" исеме астында психологик тренинг үткәрелде.

Чара барышында үзәк психологы Михаил Цыбович төрле кызыклы һәм файдалы күнегүләр уздырды. Балалар үзләрен төрле рольләрдә куеп карый алды. Шулай ук белгеч уңай максатларның ирешү юлларын билгеләп үтте.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International