Бүген Яр Чаллының "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы социаль хезмәткәрләр өчен электрны дөрес куллануга багышланган лекция үткәрде.
Психолог электр приборлары куллану кагыйдәләрен искә төшерде, гадәттән тыш хәлләр барлыкка килгән очракта кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында берничә сүз әйтеп китте. Тупланган мәгълүмат тестирование белән ныгытылды.
Чара ахырында белгеч чарада катнашучылар белешмәлекләр таратты.