Балтачның "Наз" үзәгендә хәйрия концерты оештырылды

2016 елның 27 июле, чәршәмбе

Бүген Балтачның “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә Сасна мәдәният йорты хезмәткәрләре хәйрия концерты белән булып кайтты.

Әлеге чара “Сәйлән” ансамбленең моңлы җырлары, биюләре, шаян шигырьләре белән үрелеп барды. Катнашучылар тернәкләнүчеләр белән бергә яшьлекләрен искә алып моңлы җырларын җырлап, биеп алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International