Бүген Баулының "Шәфкать" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре шәһәр паркында рус әкиятләре буенча уен–бәйрәм оештырды.
Үзәк хезмәткәрләре волонтерлар белән берлектә "Шалкан" әкиятен куйды, "Көйне таны" конкурсы оештырды.
Үз эшендә оештыручылар "Музыка терапиясе" һәм "Әкият терапиясе" алымнарын кулланды.