Иртәгә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында пресс-конференция узачак. Биредә Татарстан Республикасында хезмәт базарында киеренкелекне киметүгә юнәлтелгән чаралар турында сүз барачак.
Чарада ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова республикада урнашкан хезмәт базары торышы, алдан укытуны оештыру, вакытлыча эш оештыру турында сөйләячәк.