Бүген Питрәчнең “Шатлык” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют хезмәткәрләре “Үз агачыңны утырт” дигән акциясе оештырды.
Акция кысаларында берничә алмагач күчереп утыртылды. Акциянең максаты – экологик культура, сәламәт яшәү рәвеше пропагандалау, шулай ук приют территориясен яшелләндерү.