Кичә Түбән Камада хезмәтне саклау буенча семинар-практикум узды. Чарада 50 дән артык оешма катнашты.
Семинарда катнашучыларны "Региональ укыту үзәге" белем бирү учреждениесе директоры – Тимур Мостаев сәламләде.
Шулай ук семинар эшендә Наталья Вольская "Хезмәт законнарында яңалыклар" темасына доклад белән чыгыш ясады.