Сарманның "Шәфкать" үзәгендә ветераннарны зурладылар

2016 елның 26 апреле, сишәмбе

Шушы көннәрдә Сарманның “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Язгы мәрхәмәтлелек атнасы“ акциясе кысаларында  Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре  өчен  кичә уздырылды.

Ел саен май бәйрәмнәре алдыннан үзәктә ветераннар заезды оештырыла. Быел да биредә 8 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм  3 тыл хезмәтчәне  реабилитация уза.

Чара башында үзәк директоры Хәмзә Фарукшин  ветераннарны якынлашып килүче  Җиңү көне белән тәбрик итте һәм бүләкләр тапшырды. Бу көнне “Георгий тасмасы” акциясенә старт бирелде. Сугыш михнәтләрен кичергән ветераннарга “георгий тасмалары “, чәчәкләр тапшырылды, концерт күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International